Деловая сеть Киров
Компании:11 291
Товары и услуги:4 991
Статьи и публикации:391
Тендеры и вакансии:95

Авыл өстендә Коръән моңы
Информация может быть не достоверна

Авыл өстендә Коръән моңы
16.08.2011
Интервью

-  Зиннәтләндек бит без бу көннәрдә, зиннәтләндәк! – диделәр Урта шөн авылында куанып. Бу куанычның сәбәбе шул ки, ураза көннәрен ямьләндереп Төркиядән килгән Фатих хәзрәт Каракаш матур моңлы тавыш белән авылга Коръән укый.

Рамазан аена Төркия хәзрәтләре килеп Коръән уку, вәгазь сөйләү илебездә беренче өлгына түгел инде. Аларны бигрәк тә Татарстан яратып кабул итә. Русия белән Төркия арасында сөйләшү нигезендә быел да берничә дистә төрек хәзрәтләре рамазан ае башында Мәскәүгә башта үз илчелекләренә килә, аннан төрле регионнарга тарала. Фатих Каракаш Уфа диния нәзарәте чакыруы буенча безнең якларда кунакта.

 

Кунак хәзрәт белән күрешкәч, әлбәттә, сорауларның беренчесе “Безнең илне ничек кабул иттегез?” булды.

-  Мәдәният ягыннан халыклар тормышы аерыла инде, әмма тулаем алганда, ошаттым, асылыбыз бер ич, - диде ул.

-  Көннәр генә салкынчарак, иртән мәчеткә намазга барганда туңа,- дип өстәде Киров өлкә мөфтие Габдуннур хәзрәт елмаеп. Фатих хәзрәтне туган авылы Урта Шөнгә Габдуннур хәзрәт алып кайткан. Ул шулай ук тәрҗемәче дә.

-  Сезнең өчен иң авыры?

-  Тел белмәү. Аннан, сездә өйлә белән икенде арасы бик озын, шул чакларда Ватанымны сагынып ямансулыйм.

-  Фатих хәзрәт, Рамазан ае Төркиядә аерым бер дәрәҗәле ай буларак тора дип беләм.

-  Әйе. Ифтар ашлары өчен урамнарга чатырлар корыла, теләгән бер кеше авыз ачарга керә ала. Үз хисапларына халык өчен ифтар ашлары әзерлеү мөмкинлеге булган кешегә мәртәбә булып тора. Байлар зәкят бирә, фәкыйрьләргә ярдәм кулы сузыла.

-  Халык сездә динле. Дин дәресләре мәктәптә үк укытыла булыр.

-  Әйе. Мәҗбүри.

-  Мөфти хәзрәт, бу сорау сезгә, Татарстан шушы көннәрдә чит илләрдә укучы шәкертләрне очрашуга җыя. Төркиягә барып дин белеме алу мөмкинлеге Киров өлкәсендә дә бармы?

-  Әлбәттә. Мәктәп белеме булган егетләр һәм кызларны Төркиянең дини белем бирү йортларына җибәрү мөмкинлеге бүген бар. Шәкерт булырга теләүченең башлангыч дини белеме булмаса, Кировта бер айлык хәзерлек курслары үткәрәбез. Тору, ашау – бушлай. Төркиядә уку, тору, ашау шулай ук бушлай. Төркия дини белем алу өчен уңай, чөнки диндә асылыбыз бер. Революциягә кадәр татарлар динне ничек алып барган булса, шул рәвешне күздә тотып уку алып барыла. Халкыбыз арасында динне күтәрү өчен үз белгечләребез кирәк.

-  Фатих хәзрәт, безнең тормыш-яшәештә сез нәрсәне бик ошатып бетермәдегез?

-  Алай дип әйтә алмыйм. Бер нәрсәне генә бик аңлап бетерә алмыйм, ягъни бездән үзгә. Бездә имамнарга айлык хезмәт хакы түләнә, имам кеше үз гаиләсен тотарга интегеп яшәми. Ә монда алай түгел икән. Имамлык вазифасы – ул бит зур җаваплылык, кеше моны аңласа иде. Ышанам, татар халкы динен югалтмас, чөнки шул очракта гына милләт булып сакланып кала ала.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

Источник публикации: Киров өлкә атналык газеты “Дуслык” (№ 33, 8-14 август 2011 ел).

посмотреть все (7)

Другие статьи и публикации компании:

Сибелгән милләтне кем кайгыртыр? Сибелгән милләтне кем кайгыртыр?
Информация может быть не достоверна
“Милли тормыш һәм дин”. Татар дин әһелләренең II Бөтенрусия форумы.
26.06.2011
История строительства Вятской соборной мечети История строительства Вятской соборной мечети
Информация может быть не достоверна
История строительства Вятской соборной мечети
25.02.2011
Наследие булгар Наследие булгар
Информация может быть не достоверна
Посещение древнего Булгара.
25.02.2011
Мусульманские религиозные организации в г. Кирове Мусульманские религиозные организации в г. Кирове
Информация может быть не достоверна
Информация о мусульманских религиозных организациях в г. Кирове
08.04.2011
Есть защита и духовных границ государства Есть защита и духовных границ государства
Информация может быть не достоверна
Муфтий Вятский - о своей религии, экстремистских течениях в современном обществе и о том, как понимать друг друга
06.10.2011
Информация о продавце
  • +7 (8332) 35-00-17
  • 610000, г. Киров, ул. Труда, д.4
Деятельность религиозных организаций
×