Деловая сеть Киров
Компании:11 291
Товары и услуги:4 991
Статьи и публикации:391
Тендеры и вакансии:95

Сибелгән милләтне кем кайгыртыр?
Информация может быть не достоверна

Сибелгән милләтне кем кайгыртыр?
26.06.2011
“Милли тормыш һәм дин”. Татар дин әһелләренең II Бөтенрусия форумы.

16-17 июнь көннәрендә Казанда Бөтенрусия татар имамнарының икенче жыены узды. Форум дип аталган бу җыелыш 16 июньдә Камал театрында  пленар утырыштан башланып китте. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, баш мөфти Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, татар конгрессы рәисе Ринат Закиров һәм Русия төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясады.

 

Русиянең 55 төбәгеннән 843 имамны җыйган форум Коръән аятләре уку белән башланып китте, аннан дога кылынды. Бар кеше белән рәттән Татарстан Җөмһүрияте рәисе Рөстәм Миңнеханов та дога кылды. Президент Миңнехановның догага дип кул күтәрүе җыелган халык күңеленә бик хуш килде. Русия җитәкчеләре үз дини чараларында катнаша һәм бу инде табигый итеп кабул ителә, безнекенә дә вакыт диелде. Соңыннан үзара сөйләшкәндә Минтимер Шәймиев үрнәк күрсәтеп, Рөстәм Миңнеханов та намазга бассын иде дигән сүзләр дә ишетелде.

Бу фикерләрдә, әлбәттә хаклык бар, әмма дин, Конституция буенча вөҗдан иреге буларак,  һәркемнең шәхси эше. Дин әһелләренә ил башлыкларына саулык, зирәклек һәм хәерле эшләрендә ярдәм сорап дога кылсалар уңайрак булыр иде бәлкем.

 

Имамнар Русиянең илледән артык регионыннан килгән иде һәм бу төрлелек бик тә күзгә чалынды. Шулай ук яшьләре һәм тормыш тәҗрибәсе белән дә алар төрле иде. Сиксәнне ваклаган бер имамны үзеннән бераз гына калыш “яшь” муллалар җитәкләп йөргәне аеруча күңелләрне йомшартты. Барсын берләштерә торганы исә - милләтләре төрки татары булулары.

Хөрмәтле Минтимер ага Шәймиев әйтмешли, динне халыктан аерып була, әмма халыкны диннән аерып булмый. Халык дигәнебез ул без - татарлар инде. Менә шуңа күрә дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов динне халыкны берләштерә торган көч дип атады. Рөстәм Миңнеханов озак нотык тотып кешене алҗытмады, сүзләре кыска булса да, мәгънәле иде:

-       Рухыбызны, милли аңыбызны, мәдәният һәм телебезне уртак тырышлык белән саклап кала һәм үстерә алабыз. Монда исламның роле гаять зур. Бүгенге җәмгыятьтә исламның бай рухи көчен акыл белән файдалану турында ныклап уйларга вакыт җитте.

Президент чыгышыннан соң сүз мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә бирелде, ул да  артык бөртекләп тормады. Баш мөфти Тәлгать Тәҗетдин исә җыен темасы ел да бер булмый, аерым мәсъәләләрне дә уртага алып сөйләшергә кирәк диде. Әйтик, наркомания, әйтик, эчүчелек.

-       Сибелгән милләтне кем кайгыртыр? Бу эштә бердәм булырга кирәк. Форум карарлары ел дәвамында тормышка ашырылырга тиеш. Әмма җыенда динчеләр генә түгел, милли даирә дә катнашсын. Кош бер канатлы гына булмый.

Халык Татарстан мөфтие Илдус Фәиз чыгышын көтте. Ул мөфтият эшендә беркат яңалыклар барлыкка килгәнен әйтте. Аңлавымча, алга таба имамнарга хезмәтләре өчен акча түләнү дә бик мөмкин. Ул вакытта әле бер Аллаһка тапшырылган мәчет имамнарына эш нәтиҗәләре турында ныклап уйланасы була инде.

Илдус Фәиз җә бердәмлеккә чакырды:

-       Халык мәчетләрне үзе сала, карап тора.Мөфтиләргә, имамнарга берләшеп, бердәм булу гына кирәк. Юнәлешебез – Хәнәфи мәзһәбе. Моны чишә алсак, кыенлыклар юкка чыгар иде.

Унбише башланып киткән форум 17 көнне дин һәм милләт сорауларын төрле юнәлешләргә бүлеп тикшерде, аннан имамнарны Тукай Кырлаена шигыйрь бәйрәменә алып киттеләр. 18 июнь көнне Русия дин әһелләре Болгар җыенында катнашты. Җыен дигәч, кайберәүләр моны сабантуй кебек җыен дип аңлады , тапканнар, дип, ризасызлык та белдергәннәрен дә ишеттем.

Болгар җыенын Тәлгать Таҗетдин башлап җибәргән иде. Аның татар милләте тарихына кагылышлы бу чараны күтәреп алуына каршы чыгып, диндә милләт юк дигән тегермәнгә су салып, ничә ел Татарстан дини нәзәрате катнашудан читтә торса, менә икенче ел инде Татарстан мөфтияте дә бу бәйрәмдә. Бу уңай үзгәрешләрне яңа мөфти Илдус Фәиз исеме белән бәйләп, алга таба милләт һәм дин бер юнәлештә барыр дигән өмет бар.

Ничек инде диндә милләт булмасын? Халыклар милләтле итеп яратылган ич, юкса, бар мөселман халкы гарәп кенә булыр иде. Монсы үз фикерем. Форум турында алга таба сөйләшү әле дәвам итәчәк, чөнки анда катнашкан журналистлар алдына имамнар җыелышы турында хәбәрне халыкка тарату бурычы куелды.

Ш.Хәлимова

посмотреть все (7)

Другие статьи и публикации компании:

Авыл өстендә Коръән моңы Авыл өстендә Коръән моңы
Информация может быть не достоверна
Интервью
16.08.2011
История строительства Вятской соборной мечети История строительства Вятской соборной мечети
Информация может быть не достоверна
История строительства Вятской соборной мечети
25.02.2011
Наследие булгар Наследие булгар
Информация может быть не достоверна
Посещение древнего Булгара.
25.02.2011
Мусульманские религиозные организации в г. Кирове Мусульманские религиозные организации в г. Кирове
Информация может быть не достоверна
Информация о мусульманских религиозных организациях в г. Кирове
08.04.2011
Есть защита и духовных границ государства Есть защита и духовных границ государства
Информация может быть не достоверна
Муфтий Вятский - о своей религии, экстремистских течениях в современном обществе и о том, как понимать друг друга
06.10.2011
Информация о продавце
  • +7 (8332) 35-00-17
  • 610000, г. Киров, ул. Труда, д.4
Деятельность религиозных организаций
×